ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+9 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
11 гыйнвар 2021, 16:03

Яна Габбасовага ни булган?

Ул нигә җырлый алмый?

Яңа елны без яшь “Тавыш” (“Голос”) иясе Яна Габбасованың таланты белән соклану катыш сөенечләрдә каршы алдык. Үзе кебек бик сәләтле егетләрне җиңеп, финалда бердәнбер булып калган туташка: “Афәрин!” дидек. Бүген Янабыз ни хәлдә?
Якташыбыз Яңа елны туган шәһәре Нефтекамада каршылаган. Туганнары белән Мәскәүдә күргәннәре, кичергәннәре турында уртаклашкан. Тик менә әле җырлый алмый ул! Нигә?
Бактың исә, туташ финал алдыннан тавышына зыян китергән. Ул әле дәваланып йөри икән.
«Минем белән фониатр эшләде. Ул минем тамакка дару тамызды. Бу бик катлаулы хәл икән. Мөгаен, язмыш мине ныклап сынарга уйлагандыр, әмма мин сынауны җиңдем. Әле дәвалануны дәвам итәм, тиздән бар да үтәр һәм мин җырлый башлармын”,– дип белдергән “Голос” проектының иң яшь җиңүчесе булып өлгергән Яна Габбасова "Комсомольская правда" гәзитенә.
Автор: Тухватуллина Алсу
Чыганак: Башинформ, https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: Башинформ fbm.ru
Читайте нас: