ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+1 °С
Кар
VK
Барлык яңалыклар

Клубка җәлеп итүче көч

Ирина Хисмәтова һәркем белән уртак тел таба

25 мартта үз хезмәте белән башкаларга бәйрәм булдыручылар – мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмен билгели. Билгеле булуынча, бу өлкәдә тормышын сәхнәдән башка күз алдына китермәүче, тирә-юньдәгеләрнең күңелен күтәрүдән хозурлык алучы зур энтузиастлар, талантлы кешеләр эшли. Алар иҗат очкыны белән башкалар күңелендә сәнгать ялкыны кабызырга, тамашачыны мавыктыра һәм үзе артыннан алып барырга сәләтле искиткеч оештыручылар.
Ирина Хисмәтова – төрле яшьтәгеләрне авылның мәдәни тормышына туплый алучы мәдәни оештыручылардан берсе. "Салих авыл клубында бөтен чаралар да күңелле үтә, – дип билгелиләр мәдәният идарәсендә. – Үзешчән сәнгатьтә биредә өлкәннәр дә, яшьләр дә катнаша. Мәдәният учагы тирәли территория җәй буе чәчәккә күмелеп утыра, чәчәклекләрр конкурсларында даими призлы урыннар яулыйлар".
Ирина Кәрим кызыннан уңышлы эш серләрен уртаклашуын үтендек.
"Бернинди сере юк – безнең якларда талантлы һәм актив кешеләр яши, –дип җаваплады ул. – Эшемдә аларга таянам, ярдәмнән башка бер генә бәйрәм дә килеп чыкмас иде, алар үзләре уйлар бирә, миңа сценарий гына төзергә кала.
Чыннан да, авыл клубы халык өчен яраткан ял урынына әверелгән, биредә берәүләр кайнап торган дәртен сәхнәдә тормышка ашыра, башкалары аларны көчле алкышларга күмә. Һәр кич бирегә өлкән буын вәкилләре – "Рәйхан" фольклор ансамблендә катнашучылар репетициягә ашыга, урта яшьтәгеләрне "Ярангөл" вокаль ансамбле берләштерә, "Ахирәтләр" бию ансамбле яшьләр арасында популяр, укучылар өчен кызыксынулар өчен төрле түгәрәк һәм клублар эшли.
Ирина Кәрим кызы клубта тугызынчы ел эшли, беренче белгечлеге буенча ул тәрбияче, шулай ук пионервожатый булып эшләгән. Оптимизацияләү башлангач, һөнәрсез калган. "Минем өчен яңа өлкәдә үзләшергә ярдәм иткән остазларым Рәмилә Әдиева һәм Гүзәл Яхинага рәхмәт, – ди ул. – Бүген исә китапханәсе Рәмзия Кашапова белән кулга-кул тотынып эшлибез. Искәрмәләрсез барлык сәхнә активистлары, биюче, вокалчы, гармунчыларга чиксез рәхмәтлемен".
Әлеге мөлаем, балкып торучы күзле һәм сөйкемле елмаючы аралашучан ханым белән әңгәмәләшүдән бу мәдәният учагының тагын бер җәлеп итү серен ачыкладым – бу мәдәни хезмәткәр куллары белән булдырылган тәртип, уңайлылык һәм матурлык. Юкка гына кеше яхшылыкка тартыла, димиләр.
Автор: Лидия Гарипова.
Читайте нас: