ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
-3 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар

Төшендә дә, өнендә дә бии

МКДЦ хореографы Алиса Перевощикова турында

"Яңавыл биючеләре" сүзтезмәсе белән башка килгән беренче уй бу, әлбәттә, районны республика чикләрендә данлаган "Ялкын" һәм "Мирас" халык ансамбльләре.
Бу эшкә бию ансамбльләренең сәнгать җитәкчеләре, гомерен сәнгатькә багышлаган Әхияр Халитов һәм Рената Коршикова зур өлеш кертте. Остазлары белән беррәттән булачак халык биючеләрен ансамбльләрнең яшь җитәкчеләре дә үстерә. Алар исәбендә МКДЦда балетмейстер Алиса Перевощикованы атадылар, ул "We Dance" заманча биюләр эстрада коллективы һәм бер үк вакытта "Карусель" бию ансамблен җитәкли.
– Бию – минем тоташ гомер, әни сүзләре буенча, ике яшьтән һинд фильмнарында биюче актерларның хәрәкәтен кабатлаганмын, – дип сөйли Алиса. – Сандугач авылы мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлау чорында Удмурт мәдәният көллияте ачылу хакында белдем һәм балачак хыялын тормышка ашыру өчен Ижевск шәһәренә юлландым. Халык һәм бал биюләре буенча хореограф дипломы алып, Әгерҗедә музыка мәктәбенә эшкә урнаштым. Гаилә хәлләре буенча кече Ватанга кайттым һәм менә инде икенче ел биредә балаларны биюгә өйрәтәм.
Алиса Артур кызының дәресләренә 3-14 яшьтәге балалар йөри, барлыгы өч яшь төркеме – кече, урта һәм өлкән. Ансамбль җитәкчесе балалар белән дә, ата-аналары белән дә уртак тел таба. "Бөтенесе бер максатка барганда һәм үзе каршына куелган бурычны аңлаганда, эшләү җиңел, – дип билгели ул. – Әлбәттә, иң мөһиме – яраткан эш белән шөгыльләнү".
Бию Алисаны бөтен җирдә озата икән: ашау әзерләгәндә һяик өй җыештырганда, эшкә юлда яки бакчада, яңа хәрәкәтләр кайвакыт төшенә керә, ә инде өнендә ул аларны тоташ биюгә әйләндерә. Яшь балетмейстерның хыялы да бар – үз бию студиясен булдыру. Биюгә гашыйк Алиса Перевощикованың максатына ирешү юлында уңышлар телибез.
Автор: Лидия Гарипова
Читайте нас: