ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Милли проект
4 гыйнвар 2020, 13:55

Башкортстан планны арттырып үтәде

“Экология” милли проекты

Башкортстанда “Экология” милли проекты буенча гамәлгә ашырылучы “Урманнарны саклау” ярдәмче проектының максатлы күрсәткечләре арттырып үтәлде, дип хәбәр итте республиканың урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов матбугат конференциясендә.

Министр сүзләренә караганда, баштарак 163 миллион сумлык техниканы сатып алу тиешле срокларда башкарылган. Шуңа күрә Русия Урман хуҗалыгы министрлыгы сентябрьдә төбәккә тагын 34,6 миллион сум бүлгән, алар да үзләштерелгән.
“Экология” милли проекты берничә федераль проекттан тора. 2024 елга кадәр республика аның “Урманнарны саклау” проектына барлыгы 2,2 миллиард сум алачак, шуның 1,3 миллиард сумы - бюджеттан тыш чаралар.

2018 елның 7 маенда Президент Владимир Путин “Русия Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм гомумдәүләт максатлары турында”гы Указга кул куйган иде.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: