ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Милли проект
5 гыйнвар 2020, 11:50

МЕДИЦИНА ОЕШМАЛАРЫНЫҢ ДАИМИ ҖИҺАЗЛАРЫ ЯҢАРТЫЛА

Моңа “Сәламәтлек саклау” МИЛЛИ ПРОЕКТЫ БУЛЫШЛЫк ИТӘ

Республика балалар клиник дәваханәсенә милли проект чикләрендә функциональ диагностикалау җиһазлары кайтарылган, ул төрле яшьтәге балаларны вакытында һәм төгәл дәвалау юлын билгеләргә ярдәм итә.
"Поли-Спектр-СМ" системасы электрокардиограмманы һәм кан басымын тәүлек әйләнәсенә күзәтү өчен тәгаенләнгән, шулай ук йөрәк ритмы бозылуларын, кан йөреше сәләтен ачыклый һәм тәүлек әйләнәсенә кан басымы эшчәнлеген күрсәтә.
"Поли-Спектр-8/ЕХ" аппараты исә йөрәккә бәйле барлык операцияләрне үткәрергә ярдәм итә. Атап әйткәндә, көчергәнеш күләмен тикшереү, вегетатив нервы системасының эшен бәһалауга кадәр. Җиһаз тын алу ритмын һәм ешлыгын терки, мәгълүматны Bluetooth интерфейсы аша радиоканалга җибәрә.
Яңа электрокардиограф ярдәмендә кирәкле кардиограмманы яки аның берәр өлөшен бастырып алу мөмкин.

Автор: Азамат Гадельшин

Источник: https://moradim.rbsmi.ru/
Читайте нас: