ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Милли проект
6 гыйнвар 2020, 13:55

Сатучыдан документ сорагыз!

Законсыз сату очраклары теркәлмәгән

Чыршыларны законсыз сату урыннарын ачыклау максатында “Чыршы – 2019” оператив-кисәтү чарасы кысаларында республика территориясендә 68 рейд үткәрелгән. Бу хакта БР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.
Рейдлар нәтиҗәсендә 89 ылыслыларны сату урыннарын тикшергәннәр (23 нокта – Уфада), чыршы продукциясен тиешсез урыннарда сатуның 9 очрагы теркәлгән. Шулай ук чыршыларны сатарга хокуклары булмаган 3 шәхесне ачыклаганнар.
Тикшерү нәтиҗәсендә вазыйфалы шәхесләрне җаваплылыкка тарттырганнар. Иң мөһиме - Яңа ел гүзәлкәйләрен законсыз сату очраклары теркәлмәгән.
Моннан тыш, “Чыршы – 2019” операциясе кысаларында яшь ылыслыларны законсыз кисүнең 3 очрагын, башка токымлы урман агачларын кисүнең 12 фактын ачыклаганнар. Тикшерү материалларын хокук саклау органнарына юнәлткәннәр. Гомум зыян 947,9 мең сумнан бәяләнә.
Чыршылар сату легаль рәвештә оештырылганмы-юкмы икәнен белер өчен һәр сатып алучы документ таләп итә ала. Сатучы аңа чек яисә "накладное" бирергә бурычлы.
"Чыршы - 2019" операциясе "Экология" милли проектына ярашлы гамәлгә ашырыла.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: omet-rb.rbsmi.ru
Читайте нас: