ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Милли проект
7 гыйнвар 2020, 12:15

Милли проект: Башкортстан белән Кыргызстан арасы тагын да якынайды

Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты бурычларына ярашлы, Бишкектә Башкортстанның сәүдә йорты ачылды.

Коммерцияле булмаган оешма, ике республиканың хөкүмәтләре ярдәменә таянып, башкорт һәм кыргыз эшкуарларының башлангычы белән булдырылды.
Башкортстанның Тышкы икътисади бәйләнешләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтеннән белдерүләренчә, оешма идарәлегенең җәмәгать башлангычындагы рәисе итеп Кыргызстан Республикасыннан Кочконбай Майлубашов билгеләнгән.
Сәүдә йорты эшчәнлеге ике республика арасындагы сәүдә-икътисади һәм мәдәни бәйләнешләрне киңәйтүгә, аларда башкорт ризыкларын арттыруга юнәлтеләчәк, бизнес-турлар оештыруга, бердәм проектларны тормышка ашыруга тоемлы өлеш кертеләчәк, дип күзаллана.
Билгеле булуынча, “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты биш федераль проекттан тора: “Сәнәгать экспорты”, “Агросәнәгать комплексы продукцияләре экспорты”, “Халыкара сәүдә логистикасы”, “Хезмәтләндерү экспорты”, “Халыкара кооперация һәм экспорт үсешенең системалы чаралары”.
Автор: Аида Хайртдинова
Чыганак: baltach.rbsmi.ru
Читайте нас: