ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Милли проект
14 гыйнвар 2020, 10:08

БР Хөкүмәтендә

Бурычлар, йомгаклар һәм бала тууны арттыру хакында

Республика хөкүмәтендә агымдагы елда беренче оператив киңәшмәдә Башкорстан Башлыгы Радий Хәбиров 2020 елда эшнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде. Алар исәбендә ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү, Башкортстан Республикасында Торак пунктлар эстетикасы елы кысаларында эшне нәтиҗәле оештыру, Владимир Путинның "май" указы һәм күләмле милли проектларны тормышка ашыру, VI Бөтендөнья фольклориаданы югары дәрәҗәдә үткәрүне атады.
Киңәшмәдә яңа ел каникулына йомгак ясалды. Русия МЧСның БР буенча Баш идарәсе башлыгы Марат Латыйпов билгеләвенчә, янгыннарда һәлак булганнар санын үткән ел белән чагыштырганда дүрт тапкырга – 20 кешедән бишкә кадәр киметә алганнар, яңа ел каникулында янгыннар саны 19 процентка кимегән.
МВДның БР буенча полиция башлыгының җәмәгать тәртибен оештыру буенча урынбасары Артур Сәйфуллин бәйрәм көннәрендә тәртип саклау органнарының 950дән артык рейд үткәрүе һәм алкоголь сатуны тыюны бозуның 183 очрагын ачыклавы, составында спирт булган 1 000 литрдан артык продукцияне әйләнештән алуын сөйләде.
Киңәшмәдә шулай ук республиканың агросәнәгать секторы эшенә йомгак ясалды. Аерым алганда, вице-премьер – БРның авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәйзрахманов "Авыл территорияләренең тотрыклы үсеше" программасының авыллылар өчен зур ярдәмгә әверелүен билгеләде.
– Үткән елда 677 гаилә торак шартларын яхшырта алды. Республикада дүрт фельдшер-акушерлык пункты, сигез – газ, 11 су тәэминаты объектлары, 17 км автомашина юллары (вице-премьер Шүдик авылында "Италмас" микрорайонын комплекслы төзүне дә билгеләде – ред.) төзелде. Якындагы өч елда бу максатларга 4,7 млрд сумнан артык юнәлтәчәкләр, алардан 3 млрд сумы – федераль бюджеттан, – дип билгеләде доклад ясаучы.
Бала тууны арттыру буенча чараларны киңәшмәдә аерым блок итеп тикшерделәр. Вице-премьер – БРның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова бу тармактагы проблемаларны хәл итү буенча "юл картасын" тәкъдим итте. (Җентеклерәк – гәзитнең киләсе саннарында).
Авыл, учреждение һәм предприятиеләр, шәхси йортлар территориясен яңа елга иң яхшы бизәүгә район һәм шәһәр конкурсларына йомгак ясалды. (Җентеклерәк – гәзитнең киләсе санында).
Киңәшмәне район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов алып барды һәм аңа йомгак ясады.
Читайте нас: