ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Милли проект
18 гыйнвар 2020, 11:10

Башкортстан мәктәпләре 1 сентябрьдән бушлай туклануга күчә

Бу яңалык әлегә башлангыч сыйныф укучыларына кагыла.

Республика мәктәпләрендә 1-4 сыйныф укучылары өчен кайнар ризык белән бушлай туклану быел 1 сентябрьдән үк кертеләчәк. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Президенты Юлламасының нигезләмәләрен тормышка ашыруга багышланган киңәшмәдә Мәгариф министрлыгы алдына шундый бурыч куйды.
“Без сезнең белән бу мәсьәләне берничә тапкыр карадык, Хөкүмәтнең социаль блогы белән фикер алыштык, әмма әлегә аңа тулысынча әзер түгел идек. Әмма хәзер, Русиядә мәктәптә туклану буенча лидер буларак һәм яхшы база булдыруыбызны исәпкә алып, 1 сентябрьдән башлап башлангыч сыйныф укучылары өчен түләүсез туклану оештыруга күчәргә тәкъдим итәм", — диде төбәк Башлыгы.


Радий Хәбиров билгеләвенчә, муниципалитет башлыклары бу мәсьәләне үз контролендә тотарга, ризыкның сыйфатына аерым игътибар бирергә тиеш. Республика Башлыгы фикеренчә, сыйфатлы мәктәптә сыйфатлы туклану — балаларыбызның сәламәтлеге нигезе.


Башкортстанның мәгариф министры Айбулат Хаҗин белдерүенчә, бүгенге көндә 20-30 укучы белем ала торган кайбер аз комплектлы һәм читтән китерелгән ризык белән тәэмин ителгән мәктәпләрдә кайнар аш белән тукландыру буенча проблема бар.


“Хәзер безнең бурыч — бу мәктәпләрдә 1 сентябрьгә кадәр кайнар ашны китерүне оештыру, я, шартлар булса, аны мәктәп ашханәләрендә әзерләү. Безгә бу бурычны кыска вакыт эчендә башкарырга кирәк булачак. Әлеге вакытта республика мәктәпләрендә 220 мең башлангыч сыйныф укучысы белем ала. 1 сентябрьгә аларның саны 225 меңгә кадәр артачак", — диде Айбулат Хаҗин.
Үткән елдан Русиядә Владимир Путинның май указларына ярашлы "Демография" милли проекты тормышка ашырылуын исегезгә төшерәбез.
Читайте нас: