ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Милли проект
18 гыйнвар 2020, 10:45

Мәдәни тормыш үзе киләчәк

"Мәдәният" милли проекты

Русия Президенты Владимир Путинның май указын тормышка ашыру максатында тәкъдим ителгән "Мәдәният" милли проектының “Мәдәни тормыш” төбәк проекты кысаларында Баймак, Зилаер, Караидел, Нуриман һәм Тәтешле районнарында быел автоклублар алыначак.
Биш мобиль мәдәни комплексның гомум суммасы 23 млн. сум тәшкил итәчәк.
Автоклублар – күпфунцияле мобиль мәдәни комплекслар ул. Алар тавыш, яктылык корылмалары, сәхнә һәм экран белән тәэмин ителгән. Автоклублар ярдәмендә төбәкнең ерак районнарында яшәүчеләр дә концертлар карый, бәйрәм чараларында катнаша алачак.
Автор : Эльмира Ибрагимова
Фото: редакция архивыннан.
Читайте нас: