ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Милли проект
20 гыйнвар 2020, 12:38

БАШКОРТСТАН ДЕЛЕГАЦИЯСЕ БЕРЛИНДА “ЯШЕЛ АТНА-2020” ХАЛЫКАРА КҮРГӘЗМӘСЕНДӘ КАТНАША

17-26 гыйнвар көннәрендә Берлинда “Яшел атна-2020” 85нче Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе уза

17-26 гыйнвар көннәрендә Берлинда “Яшел атна-2020” 85нче Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе уза. Анда Русиянең 18 регионы катнаша. Русия бүлеге 6 мең квадрат метрлы аерым павильонны били. Күргәзмәдә БР Хөкүмәте Премьер министр урынбасары-авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов җитәкчелегендәге Башкортстан агросәнәгать комплексы делегациясе дә катнаша,дип хәбәр итә БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.
Германиядә “Башкортстан продукты” , “Турбаслы бройлеры”,”Стәрлетамак икмәк комбинаты”, “Пышка”, “Башспирт”, “Медовз” компанияләре, “Русское зерно” сәүдә йорты ,умартачылык һәм апитерапия буенча Башкортстан фәнни-тикшеренү үзәге дәүләт учреждениесе реклама сыйфатында үз продукцияләрен тәкъдим итә. Күргәзмә кысаларында семинарлар,форумнар,комитет утырышлары үткәрү күздә тотыла. Русия Берлин күргәзмәсендә инде 24 ел дәвамында катнашып килә,авыл хуҗалыгында инновацион технологияләр,инвестиция проектлары,перспективалы азык-төлек товарлары тәкъдим итә.
Глуса Фарвазова.
Фото: сайт Минсельхоза РБ.
Читайте нас: