ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Милли проект
20 гыйнвар 2020, 13:27

Сезгә бала караучы кирәкме? Алай икән, сезгә барабыз!

Социаль хезмәткәрләр өч яшькә кадәр балаларны карау буенча бушлай хезмәтләр күрсәтә

Еш кына бала карау буенча ялдагы яшь әнигә бик озакка түгел үз эшләре буенча чыгып керергә туры килә, ләкин сабыйны калдырырга урыны юк – ире эштә, дәү-дәү әниләр авылда яши, өлкән бала мәктәптә, ә түләүле бала караучы хезмәтләреннән кулланырга – бюджет өчен чыгымлы. Сабыйны үзең белән алырга шулай ук уңайлы түгел, шуңа өстәп, әйтик чир "эләктерү" куркынычы да бар... Ләкин, кем әйтмешли, котылгысыз хәлләр булмый. Мондый очракларда яшь әниләргә "Альтаир" халыкны социаль хезмәтләндерү үзәгендә ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзерләр. Менә инде ике ел биредә "Социаль бала караучы" бушлай хезмәте тәкъдим итәләр. Моның өчен ата-анага язма яки электрон төрдә гариза белән учреждениегә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шуннан соң баланың әнисе белән социаль хезмәтләр тәкъдим итү турында шартнамә төзелә. Әниләр атнага ике тапкыр нарасыен тыныч рәвештә берничә сәгатькә социаль хезмәткәргә калдырып, үзенә кирәк учреждениеләргә һ.б. барып килә ала.
"Альтаир" халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге директоры Әлфия Касыймова хәбәр итүенчә, 2019 елда "Социаль бала караучы" бушлай хезмәтеннән егерме бала әнисе кулланган. Өч яше тулганчы баланы кыска вакытлы карау мөрәҗәгать итү датасына БР Законында билгеләнгән бушлай нигездә социаль хезмәтләр тәкъдим итү өчен җан башына уртача керем күләменнән түбән яки тигез булган ата-аналарга, шулай ук гадәттән тыш хәлләр, кораллы миллиара (этникара) ыгы-зыгылар нәтиҗәсендә каза күргән берәмлекләргә тәкъдим ителә. Сабый һәм социаль хезмәткәрнең әнисе юк чакта вакытны ничек үткәрәчәкләре турында – ата-аналар бала караучы белән алдан сөйләшеп куя. "Социаль балау караучы" хезмәтенә мохтаҗлар "Альтаир" халыкны социаль хезмәтләндерү үзәгенә Яңавыл шәһәре, Совет урамы, 21 (1нче кат, 107 санлы бүлмә, тел. 5-42-71) адресы буенча мөрәҗәгать итә һәм гаризаны [email protected] электрон почтасына җибәрә ала.
Читайте нас: