ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Милли проект
21 гыйнвар 2020, 10:17

Хәвефсезлек

Яңавыл районы территориясендә алты тимер юл переезды урнашкан

Транспорт чараларының тимер юл составы белән бәрелешүе юл вакыйгаларының аеруча яңгырашлы төрләре булып кала, нәтиҗәләренең җитдилеге белән аерылып тора. Яңавыл районы территориясендә алты тимер юл переезды урнашкан, алардан берсе шәһәрдә һәм бишесе район территориясендә.
Үткән елда Яңавыл районының Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан тимер юл переездлары аша үтү кагыйдәләрен бозган өчен 182 шофер административ җаваплылыкка җәлеп ителде.
Переездга түбәндәге очракларда керү тыелуын исегезгә төшерәбез:
– ябык һәм ябыла башлаучы шлагбаумга;
– светофорның тыю сигналында (шлагбаумның ачык-ябык булуы, гомумән булу-булмавына бәйсез рәвештә);
– переезд буенча кизү торучының тыю сигналына;
– переезд артында шоферны переездда туктарга мәҗбүр иткән тыгын барлыкка килсә;
– переездга күрү чикләрендә поезд якынлашканда;
– шлагбаумны үз ирегең белән ачарга;
– авыл хуҗалыгы, юл, төзелеш һәм башка машина, механизмнарны транспорт булмаган хәлдә переезд аша үткәрергә.
Хөрмәтле шоферлар! Үзегез, пассажирларыгызны, поезддагы кешеләрне куркынычка дучар итмәгез.
З. Сәлахов, ЮХХДИ бүлегенең юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау буенча инспекторы.
Читайте нас: