ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Милли проект
26 гыйнвар 2020, 10:55

Авылларда табибларга кытлык

Башкортстанның медицина учреждениеләренә 1595 табиб һәм 1023 медицина хезмәткәрләре җитешми.

Бу хакта БР Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, әлеге проблеманың уңай хәл ителүе күзәтелә.

Сәламәтлек саклау министры китергән мәгълүматларга караганда, медицина учреждениеләренә тар юнәлештәге белгечләргә ихтыяҗ аеруча зур. Мәсәлән, табиб-терапевтлар, педиатрлар, анестезиолог-реаниматологлар, акушер-гинекологлар, неврологлар, ашыгыч медицина ярдәме табиблары, психиатрлар һәм хирурглар җитешми. Белгечләрне хастаханәләргә, бигрәк тә авылларга җәлеп итү өчен аларга торак һәм матди стимул бирелә. Мәсәлән, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров оператив киңәшмә вакытында: «Табибларны җәлеп итү – республика өчен мөһим бурыч",- дип әйтте.
Башкортстанда табиблар җитешмәү актуаль проблемаларның берсе булып тора. Аны уңай хәл итү максаты белән «Сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү» - төбәк проекты эшләнде. Программа Владимир Путинның май указы белән расланган «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Автор : Каспранова Ляйсан
Фото: Twitter.com
Читайте нас: