ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Милли проект
27 гыйнвар 2020, 18:26

Социаль сәясәт

Яңавылда "Гаилә уеннары"ның ничек үтүе турында

25 гыйнварнең шимбә иртәсе без күнеккән җылы кышкы көннәр арасында шактый суык, салкын җилле булды, әмма бу кышкы уеннарда катнашырга урамга чыккан гаиләләрне һич куркытмады. Бәйрәм Совет урамы буенча яңа мәйданчыкта гаилә ял көне кысаларында узды. "Гаилә" үзәге чараны оештыручы булып чыгыш ясады.
Уеннар програмасында саф һавада зарядка, флешмоб һәм күңелле стартлар билгеләнде. Бәйрәмгә гаиләләр хәтта сабыйлары белән килгән: кайбер балаларга өч-дүрт кенә яшь. Яшенә карамастан, авырлыклардан курыкмыйча сабыйлар рәхәтләнеп барлык конкурсларда катнашты. Ә биремнәр алар өчен кайчакта авыр да булды. Бу туп белән бергә йөгерү, кәшәкә белән тупны финишка җиткерү, аркан тарту... Ләкин барлык конкурсларны балалар шәп үтәде. Бу эштә аларга ата-аналары ярдәм итте һәм уенның һәр этабында булышып торды, шуңа өстәп алар үзләре дә командалары өчен җиңү очколары җыйды. Чара ахырында барлык катнашучылар лаеклы рәвештә татлы приз һәм тоташ көнгә яхшы кәеф алды.
Чулпан Н.:
– Бик шәп булды. Саф һавада гаилә белән вакытны күңелле үткәрдек. Бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт.
Эльвера Хәлиуллина, күпбалалы ана:
– Искиткеч гаилә ял көне! Шәһәребездә шундый чаралар күбрәк булсын иде. Өлкән кызлар Алина һәм Азалия белән шулкадәр күп уңай кәеф һәм адреналин алдык. Беренче урын аласы килә.
Читайте нас: