Барлык яңалыклар
Милли проект
30 гыйнвар 2020, 10:20

Эшкуарлык

Районның урта һәм кече бизнес структурасы һәм торышы турында

Шушы көннәрдә БРның Эшкуарлык буенча дәүләт комитетында 2019 елга эшчәнлеккә йомгаклар ясалган. Республикада урта һәм кече бизнеска ярдәмгә 1,2 млрд сумнан артык юллануы билгеләнде.
Бүген район хакимияте башлыгы урынбасары, бизнес-шериф Фәйрүзә Ганиева белән Яңавылның кече һәм урта эшкуарлык торышы, күрсәтелгән финанс һәм башка ярдәм чаралары турында әңгәмәләшәбез.
– Фәйрүзә Фәһимовна, гадәттәге сораудан башлыйк. Урындагы эшкуарлык структурасы турында сөйләгез әле.
– Район территориясендә 2019 ел йомгаклары буенча 852 бизнес субъекты эшли, шул исәптән ике урта һәм 22 кече предприятие, 126 микропредприятие һәм 702 шәхси эшкуар.
– Икътисадның бу сектор үсешенә "Кече һәм урта эшкуарлык" милли проекты кысаларында зур игътибар бүленә. Башкалар исәбендә бизнес-субеъктлар санын арттыру буенча мәсьәләләр билгеләнгән. Бездә максатлы күрсәткечләргә ирешелдеме?
– Республикада милли проект ксаларында "Кече һәм урта эшкуарлык субъекты акселерациясе" төбәк проекты тормышка ашырыла. Проектка ярашлы, 2019 елда кече һәм урта бизнес саны халыкның 10 мең кешесенә исәпләгәндә 223, 38 берәмлек тәшкил итәргә, ягъни алар бездә 985 булырга тиеш. Кызганычка каршы, максатлы күрсәткечкә ирешелмәде.
Район хакимияте тарафыннан үткәрелгән анализ нәтиҗәләре буенча, 2019 ел башына бездә 894 эшкуар булган. Ләкин салым хезмәте урта һәм кече эшкуарлык реестрында кертелгән мәгълүматларга төзәтмәләр керткәннән соң, субъектлар саны 49 берәмлеккә кимеде. Алардан 20се хезмәткәрләрнең уртача халык саны турында мәгълүмат бирмәгән, шул сәбәпле реестрда алар турында мәгълүмат юк. Башкалары шәхси эшкуар сыйфатында (исәптән төшүнең төп сәбәбе – бу зарури рәвештә контрль-касса техникасы куллану) теркәлүне туктаткан.
Күрсәткечләргә ирешү соравында безне зур эш көтә.
Төбәк проектына ярашлы, 2024 елга безнең районда кече һәм урта бизнесның 1 149 субъекты булырга тиеш.
– Эшкуарлар нәрсә белән шөгыльләнә?
– Тармак структурасы эшкуарларның кулланучылар базары өлкәсендә өстенлек итүе белән тасвирлана (43 %), шулай ук алар халыкка төрле хезмәтләр күрсәтә (18 %), сәнәгать (9 %), авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү һәм эшкәртү (8 %), төзелеш һәм транспорт (6шар %), бшка юнәлешләр (10 %) өлкәсендә эшли.
– Урындагы эшкуарлыкка ярдәм чаралары турында сөйләгез әле?
– "Кече һәм уртак эшкуарлык субъектларын үстерү һәм ярдәм итү" муниципаль программасын тормышка ашыру кысаларында финанс ярдәм ике юнәлеш буенча күрсәтелә: бизнес аякка басуның башлангыч стадиясендә (стартап) һәм лизинг түләүләрне түләү белән бәйле чыгымнарның өлешен каплату максатында.
Муниципаль ярдәмне өстенлекле тәртиптә түбәндәге өлкәләрдә эшчәнлек башкаручы эшкуарлар алырга мөмкин булуын үзгә ассызыклыйм:
– яшьләр һәм гаилә эшкуарлыгы;
– сәнәгать производствосы, халык куллану әйберләре җитештерү;
– инновацион һәм фәнни-техник эшчәнлек;
– авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү һәм эшкәртү;
– социаль өлкә, шул исәптән мәгариф, сәламәтлек саклау һәм спорт, мәдәният;
– һөнәр һәм халык кәсепләре өлкәсе;
– керү һәм эчке туризм, кунакханә бизнесы;
– җәмәгатьчелек туклануы;
– куллану кооперациясе.
Моннан тыш, проектны бәяләүнең төп критерийларының берсе эш урыннары булдыру.
– Үткән елда билгеләнгән юнәлешләр буенча нинди ярдәм күрсәтелде? Аны кем алды?
– 2019 елда барлыгы 2,06 млн сум бүленде (1 млн сум – урындагы бюджет, 1, 06 млн – республиканыкы). Финанс ярдәм биш эшкуарга күрсәтелде. Бизнес аякка басуның башлангыч стадиясендә субсидияне шәхси эшкуар К(Ф)Х башлыгы Г. Гәрәйшина (мал чалу цехы ачты), шәхси эшкуар А. Исмәгыйлова (икмәк һәм он кондитер әйберләре җитештерү өчен җиһаз сатып алды), шулай ук шәхси эшкуар К(Ф)Х башлыгы И. Нәбиуллин (мөгезле эре терлек сатып алды) алды.
Ике эшкуар лизинг түләүләрен түләү белән бәйле чыгымнарның бер өлешен каплатуга субсидия алды. Алар К(Ф)Х башлыгы З. Вәлиев ("МТЗ" тракторы сатып алу) һәм шәхси эшкуар К(Ф)Х башлыгы И. Салихова (авыл хуҗалыгы җиһазы).
Тоташ алганда, муниципаль программаны тормышка ашыра башлаудан – 2009 елдан 206 кече һәм урта бизнес субъекты 50 млн сум диярлек финанс ярдәм алды.
– Эшкуарлар тагын нинди ярдәм чаралары ала?
– Үсүдә ярдәм финанс ярдәмнән генә тормый. Икътисади үсеш һәм эшкуарлык буенча бүлек зур мәгълүмат-белешмә эше алып бара. Рәсми сайтларда һәм урындагы киңкүләм мәгълүмат чараларында тиңдәшле темаларга мәгълүмат материаллары урнаштырыла, кызыксынган сораулар буенча "кайнар линияләр" оештырыла.
Үткән ел йомгаклары буенча районның 125 эшкуары бизнес алып бару сораулары буенча шәхси белешмә алды, безнең районда үткәрелгән семинарларда, төрле очрашуларда 198 урта һәм кече эшкуарлык субъекты катнашты.
2019 елда эшкуарлыкны популярлаштыру буенча чаралар кысаларында кулланучылар базары хезмәтчәннәре өчен чараларны тергезергә тырыштык. "Таш-Елга" тюбинг-паркы нигезендә концерт, спорт ярышлары һәм сый-хөрмәт белән Эшкуарлык сабантуе оештырдык. Анда йөзгә якын кеше катнашты. Охшаш очрашуларны гадәтигә әверелдерергә ниятлибез.
– Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров карары буенча һәр муниципаль берәмлектә "Эшкуарлык сәгатьләре" үткәрелә. Безнең районда аларның йомгаклары турында сөйләгез әле?
– Чыннан да, 2019 елның мартыннан республика территориясендә муниципаль дәрәҗәдә инвестицион (эшкуарлык) сәгатьләр үткәрелә. Безнең районда узган елда 23 тематик сәгать үткәрелде, эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче яки үз эшен башларга гына планлаштырган 34 гражданин килде. Барлыгы 131 млн сумга диярлек гомум күләмгә проектлар каралды, үткән елда 36,3 млн сумга проектлар тормышка ашырылда.
Эшкуарлык сәгатенә һәр гражданин килә ала. Алар район хакимияте башлыгы каршында атна саен һәр пәнҗешәмбе үткәрелә. Катнашу өчен investrb.ru мәгълүмат ресурсында билгеләнгән формада белешмә тутыру җитә. Сезне һәм кызыклы проект һәм тәкъдимнәрегезне көтәбез.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.