ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Милли проект
3 февраль 2020, 13:10

Тизрәк –мәктәпкә!

Гаризагыз теркәлмәсә нишләргә?

Башкортстанда тәүлек эчендә беренче сыйныфка укырга килүчеләрдән 6700 гариза теркәлгән. Ә сайтта техник уңайсызлыклар барлыкка килгән. Бу хакта Башкортстан хөкүмәтенең вице-премьеры Фәнүр Ягафәров белдерде.
«Техника сынатты. Шуңа күрә, күпләгән сорауларга җавап бирәм -1 сентябрьдә бөтен балалар да парта артына утырыр», — дип язды Фәнүр Ягафәров Facebookта.
30 июньгә кадәр тәгаен мәктәпләргә беркетелгән мәйданнарда яшәүчеләрдән гаризалар кабул ителә.
Ә 1 июльдән — башкалардан.
«Техник мәсьәләләргә килгәндә — бу проблемалар хәл ителде. Гаризалар «Электронное комплектование школ» сайты аша кабул ителә. Техник ярдәм хезмәте порталының эшчәнлеген күзәтү астына алды.
Гариза теркәгәндә ниндидер проблема туса, +7(347) 266 10 96 телефоны буенча шалтыратыгыз.
Моннан тыш, гаризаларны госуслуги төбәк порталы аша да кабул итәләр. Сораулар туса,+7 (347) 218 00 00 телефоны буенча шалтыратыгыз. Ярдәм хезмәте тәүлек әйләнәсенә эшли», — дип хәбәр итте Фәнүр Ягафәров.
Автор : Тухватуллина Алсу
Фото: редакция архивыннан.
Читайте нас: