ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Милли проект
4 февраль 2020, 10:08

Матур табигать кочагында ярыш

Яңавылда чаңгы узышы буенча беренчелек узды

Үткән шимбә Яңавылда предприятие, оешма һәм учреждениеләр арасында районның Спорт уеннары зачетына чаңгы узышы буенча беренчелек узды. Монысында "Таш-Елга" тюбинг-паркы янындагы территория ярыш үткәрү урыны булды. Бу күпләрне шатландырды, чөнки чаңгы трассасы матур табигать күренеше ачылган урман аша узды. Чаңгы трассасы да җиңел булмады, текә таулары һәм төшү юллары белән, ул катнашучыларга да да күбрәк дәрт өстәде. Моннан тыш, февральнең беренче көнендә һава торышы, катнашучылар шатлыгына, искиткеч иде. Бер көн алдан буранлы җил булса да да, явым-төшемсез һәм көчле җилсез салкын торды.
Көч сынашырга Таш-Елгага 16 командадан 70тән артык спортчы килде. Чаңгычыларның старты аерым булды.
Хатын-кызлар – ике, ир-егетләр өч километр узды. Узыш йомгаклары буенча, Руслан Муллахмәтов (төзәтү интернат-мәктәбе) һәм Евгения Латыйпова ("Башкоммунэнерго") беренчелек чемпионы булды. Икенче урынны Андрей Савельев (ветеран) һәм Ирина Нуриәхмәтова ("РН-Транспорт") яулады. Призерлар өчлеген Руслан Муликов ("Башкоммунэнерго") һәм Ирина Ленькова (Росгвардия) япты. Гомум команда нәтиҗәләре түбәндәге рәвештә билгеләнде: пьедесталның иң югары баскычында – "Башкоммунэнерго"дан чаңгычылар, икенче урынны "ТКХИ" ширкәте хезмәткәрләре алды, өченчедә – төзәтү интернат-мәктәбе.
Катнашучылар сүзләре буенча, ярыш искиткеч узган.
Чаңгы узышын үткәрү урынын оештыручылар спортчыларга җылы чишенү-киенү бүлмәләре бирде, ә ярыш тәмамланганнан соң барлык катнашучылар тюбингта бушлай шуа алды.
Читайте нас: