ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
-6 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Милли проект
9 февраль 2020, 17:10

Денис Камалетдиновның өч максаты

Якташыбыз, яшь галимнең ун елга нинди казанышлары бар

Денис Камалетдинов шушы көннәрдә һөнәри бәйрәмен (8 февраль календарьдә Русия фәне көне буларак билгеләнә) һәм преподавательлек һәм гыйльми эшчәнлегенең ун еллыгын билгели. Якташыбыз, лицейның чыгарылыш укучысы, хәзер М. Т. Калашников исемендәге ИжДТУның "Менеджмент" кафедрасында өлкән преподаватель булып эшли. Сүз уңае, биредә үк укыган, "Оешма менеджменты" белгечлеге алган. Яшь галимнән нигә нәкъ шушы юлны сайлавы белән кызыксындык.
– Дөресен әйткәндә, фән белән шөгыльләнермен дип уйламаган идем. Әтием гомере буе СУ-7дә эшләде, әнием элеваторда бухгалтер-кассир булды, абыем – сыйфат буенча инженер. Сүз уңае, шулай ук ИжДТУ тәмамлады, – дип сөйли ул. – Беренче курста укыганда, ялгыш кына фәнни конференциягә эләктем. Миңа ошады. Студент булганда, ИжДТУның фәнни җәмгыятен җитәкләдем.
Беренче гыйльми тема социологик булды – "Русиядә суицидны тикшерүдә статистик ыссуллар куллану". Арытаба Денис Камалетдиновның тикшеренү предметы халыкның тормыш сыйфаты турында сорау. Әлеге вакытта кешенең үзен икътисади тотышын өйрәнә.
Якташыбызның казанышлары шактый гына. Ул РФ хөкүмәте каршындагы конкурс дипломанты (2008 ел), фәнни фикер алышулар буенча Удмуртия чемпионы, Удмурт Республикасы яшьләр эшләре буенча Министрлык премиясе лауреаты. Ике китап чыгарган: "Как вести совещания" һәм "Вся правда о работе с возражаниями гостей". Идарә итү һәм коучинг өлкәсендә егермедән артык тренинг программаларына ия, ике өстәл трансформацион уенын (психологик тренинг, ул уен формасында уза – ред.) уйлап тапкан.
Яшь преподвательне студентлары да шатландыра: ел саен маркетинг һәм менеджмент буенча бөтенрусия һәм халыкара олимпиадаларда җиңү яулыйлар. Денис Камалетдиновның планнарында – диссертация яклау, җәмәгать туклану предприятиеләрендә сатуларны оештыру буенча китап язып бетерү, әкияттерапия буенча белгечкә уку тәмамлау.
Яшь галим искиткеч белем биргән лицей укытучыларына рәхмәтле. "Лицейны тәмамлаганда, кайбер предметлар тормышта беркайчан да кирәк булаячак, дип уйлаган идем. Ялгышканмын. Математикадан көн дә кулланам. Тарих, биология һәм әдәбият еш кына кешенең иррациональ торышын аңларга ярдәм итә. Икътисадны да географиясез күз алдына китерү мөмкин түгел, – дип раслый ул. – Шулай булгач, мәктәп укучыларына киңәшем: укытучыларыгызны тыңлагыз һәм киләчәккә карагыз. Белем күп булмый".
Узган елның май аеннан "Фән" милли проекты тормышка ашырылуын исегезгә төшерәбез.
Читайте нас: