ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Милли проект
9 февраль 2020, 10:15

Сәламәтлек саклау

ОРВИ: хәл имин. Әмма кисәтү кирәк

Башкортстанда грипп эпидемиясе башланды, дип хәбәр итә республика киңкүләм хәбәрдарлык чаралары. Соңгы атнада 27 469 кеше грипп һәм ОРВИ белән чирләгән, алардан 70 % чамасы – балалар. Авыруның эпидемик бусагасы 35 %тан күбрәккә арткан. "ЯТ" районда авыручанлык белән хәлләрнең ничек булуын ачыклады.
– Район һәм шәһәрдә халәт тыныч, – дип җаваплады безгә Яңавыл район үзәк дәваханәсенең табиб-эпидемиологы Гөлчәчәк Нуруллина. – Бездә эпидемик бусаганың артуы күзәтелми. Соңгы атнада 110 кешедә ОРВИ теркәлде, алардан 87се – балалар (10сы дәваханәгә салынды).
Гыйнвар аенда 4 пациентка "грипп" диагнозы куелды, шул исәптән өч очракта – А штаммлы, берсендә В штаммлы грипп.
Грипп һәм ОРВИ буенча хәлнең чагыштырмача имин булуына карамастан, шәхси кисәтү чаралары турында истә тоту кирәк.
Медиклар авыру билгеләре булган кешеләр белән тыгыз элемтәгә кермәскә, биналарны даими җилләтергә, дымлы җыештыру ясарга, халык күп тупланган урыннарда битлек, составында С витамины булган азык-төлек, табиб киңәше буенча иммунитетны арттыручы препарат һәм чаралар кулланырга киңәш итә.
Узган елның май аеннан "Сәламәтлек саклау" милли проекты гамәлгә ашырылуын хәтерегезгә төшерәбез.
Читайте нас: