ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Милли проект
16 февраль 2020, 19:05

Мәдәният

Иҗади ярыш Шүдик авылында башланды

Районның үзешчән коллектив һәм артистлары авыл биләмәләре арасында "Җырлаучы авыл" Республика вокал иҗаты конкурсында катнашуга кушылды. Конкурсның муниципаль этабы 11 февральдә Шүдик авыл клубында башланды.
Район буенча барлыгы алты конкурс зонасы булдырылган. Иң җырлаучы авылны билгеләү өчен, урындагы үзешчән талантлар Яңа Уртавыл, Кисәккаен, Ямады, Эткенә, Сандугач зоналарында җыела. Иҗади ярышта үзешчән җыр коллективлары, гаилә ансамбльләре, шулай ук дуэт һәм аерым башкаручылар катнаша. Тыңлау йомгаклары буенча жюри иҗади лаборатория үткәрә, иң яхшы номерларны сайлап ала.
Авыл биләмәләре арасында "Җырлаучы авыл" Республика вокал иҗаты конкурсы 2019 елның октябрендә "Аваз" Ачык башкорт этник мәдәнияте һәм заманча сәнгатенең күпжанрлы фестивале кысаларында башланды.
Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова яңа проектка рәсми старт бирде. Чагу марафон октябрь аенда Уфада Гала-концерт белән тәмамланачак.
Читайте нас: