ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Милли проект
16 февраль 2020, 10:35

Милли проектлар

Башкортстанда предприятиеләр сакчыл җитештерү нигезләрен өйрәнә

Башкортстанның берничә предприятиесе сакчыл җитештерү нигезләрен өйрәнә. Региональ компетенция үзәге базасында оештырылган «Процесслар фабрикасы»нда эшче һөнәрләр вәкилләре үз осталыкларын арттыра. «Фабрика» эшчәнлеге Владимир Путин раслаган «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» милли проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.
Дүрт предприятие вәкилләре үзләренең һөнәри осталыкларын арттырдылар: «Уфагормолзавод», “Уфаның икмәк берлешмәсе “ВОСХОД”, “Химремонт” һәм “Благовещенский пластик”. Предприятие хезмәткәрләре реаль җитештерү процессы нигезендә булдырылган модельләштерелгән залда булып чыкты. Алар югалтуларны күрергә, проблемаларны формалаштырырга һәм хәл итәргә өйрәнделәр, шулай ук эшчеләр җитештерү эшчәнлегенең барлык процессларын балансларга өйрәнделәр.
Укыту кысаларында производствода иң еш килеп чыга торган проблемалар әйтелде. Яңа белемнәр ярдәмендә хезмәткәрләр килеп туган кыенлыкларны анализлый, процесска җентекләбрәк чума алдылар. Укытуның төп бурычы -җитештерү агымын оптимальләштерү.
Автор : Гөлнур Исламова
Фото: bash.news
Читайте нас: