ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Милли проект
22 февраль 2020, 19:25

Башкортстан – беренчеләрдән!

Башкортстан Русия төбәкләре арасында беренче булып эшкуарларның продукцияне халыкара сертификатлаштыруга чыгымнарын субсидияләү механизмын кертә. Быел әлеге проектны тормышка ашыру өчен республика бюджетында 20 миллион сум акча каралган.

Проект Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган "Халыкара кооперация һәм экспорт" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә ашырыла.

Шул уңайдан быел товарларны экспортка сатуга бәйле чыгымнар өлешен каплауга республика бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибе расланды.

Бер эшкуарларга субсидиянең максималь күләме расланган чыгымнарның 80 процентын тәшкил итә. Әмма субсидия 2 миллион сумнан күбрәк була алмый.
Фото: insuranceoctopus.co.uk сайтыннан
Автор: Денис Таваев
Чыганак:
https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: