ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Милли проект
22 февраль 2020, 10:30

Милли проектлар

Башкортстанда чимал булмаган энергетик экспорт үсешә

“Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елда Башкортстанның чимал булмаган энергетик товарлары экспорты 2018 ел дәрәҗәсенә 2,3 процентка арткан һәм 2,01 миллиард АКШ доллары тәшкил иткән, шул ук вакытта Русия буенча әлеге күрсәткеч 0,3 процентка арткан, ә Идел буе федераль округында 5,2 процентка кимегән.

2019 ел нәтиҗәләре буенча Башкортостан Республикасы турбодвигательләр һәм газ турбиналары (32 процент), карбонатлар (46,3 процент), поливинилхлорид (14,1 процент) экспорты буенча Русиядә алдынгы урыннарны алып тора. Шулай ук безнең республика - “Агидол” фенол антиоксидантларын һәм терефтал кислотасын чыгара торган бердәнбер төбәк.
“Минераль продуктлар” товар төркеме буенча арзан минераль чималны экспортка җибәрү - 66,3 процентка, рудалар экспорты 3,2 тапкыр арткан.


#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Автор: Фануз Хабибуллин
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: