ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Милли проект
22 февраль 2020, 13:35

Предприятиеләр, малтабарлар бәйгегә чыга!

Республикада "Ел экспортеры" конкурсы игълан ителде. Бәйге әзер продукцияне экспортлаучы һәм Башкортстан территориясендә теркәлгән юридик берәмлекләр һәм шәхси эшкуарлар арасында үткәрелә.

Ул тышкы базарларда республика товар җитештерүчеләренең экспорт эшчәнлегенең абруен һәм продукциясенең көндәшлек сәләтен арттыруга Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган "Халыкара кооперация һәм экспорт" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

Конкурста катнашуга гаризалар 25 февральдән 25 мартка кадәр кабул ителә.

"Катнашучыларны бәяләү критерийлары: продукцияне экспортлауның еллык күләме, экспорт географиясе, экспорт продукциясе номенклатурасы. Шулай ук предприятиеләр күргәзмә-ярминкәдә, Русиядәге һәм чит илләрдәге халыкара күргәзмәләрдә катнашачак", – дип хәбәр ителә Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте сайтында.
Фото: foreign.bashkortostan.ru сайтыннан
Автор: Денис Таваев
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: