ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Милли проект
23 февраль 2020, 10:35

Өч яшькә кадәрге балаларга - махсус сертификатлар

Стәрлетамакта ике ай эчендә 200 бала шәхси балалар бакчаларына бару өчен сертификатлар алды, дип хәбәр итте республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мәүлетбирдин.

Исегезгә төшерәбез: ноябрьдә Стәрлетамакта “Мәктәпкәчә белем бирү сертификаты" проектын сынау башланды. Документ өч яшькә кадәрге балаларның ата-аналарының балалар бакчасында урын алу һәм мәктәпкәчә белем бирүдә шәхси секторга ярдәм итү ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен эшләнгән.
Сертификат муниципаль балалар бакчасында урын белән тәэмин ителмәгән 2 айдан 3 яшькә кадәрге балаларның әти-әниләренә муниципаль балалар бакчасына тиңләштерелгән түләү өчен хосусый оешмада урын алу хокукы бирә. Сертификат бәясе айга бер бала өчен 6 мең сум тәшкил итә, алар республика һәм урындагы бюджетлардан шәхси балалар бакчаларына керә. Ата-аналар бала өчен аена 2 476 сум түли.

Хәзерге вакытта шәһәрдә 200 сертификат бирелгән дә инде. Проектка дүрт шәхси балалар бакчасы кушылган, 1 апрельгә тагын ике бакча кушылачак.

Илдар Мәүлетбирдин сүзләренә караганда, ата-аналар мәктәпкәчә белем бирү сертификатларын уңай бәяләгән һәм нәтиҗә ясаганнан соң, проектны яңа уку елы башыннан ук киңәйтү планлаштырыла. Әлеге проектка Уфа һәм Уфа районының 25 белем бирү оешмасы кушылырга теләк белдергән. Иглин районы хакимияте белән эш алып барыла, анда 2 яшькә кадәрге сабыйлар өчен балалар бакчаларына ихтыяҗ зур.

Министр урынбасары проектның икътисади максатлы булуын билгеләп үтте. Бер елга сертификатлар бирү өчен чыгымнар 14,4 миллион сум тәшкил итәчәк, ә 200 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы төзелеше 200 миллион сумга төшә.

Шундый ук проект Русиянең янә өч субъектында — Бурятия, Хант-манси автономияле округында һәм Мәскәү өлкәсендә гамәлгә ашырыла.
Фото: bashinform
Автор: Резеда Галикәева
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: