ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Милли проект
23 февраль 2020, 17:15

Министрлар дәрес үткәрде

Башкортстанның Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин, Дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры Геннадий Разумикин һәм дәүләт власте органнарында мәгариф инициативаларын алга этәрү буенча “Яндекс” компаниясе директоры Дмитрий Растворов укучыларга дәрес үткәрделәр”.

“Без цифрлы җәмгыятьтә яшибез. Шуңа күрә мәгариф системасы алдында торган төп бурычларның берсе - цифрлы трансформация. Хәзер безнең илдә “Мәгариф” өстенлекле милли проекты кысаларында «Цифрлы белем бирү мохите» проекты гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында без мәктәпләрне яңа техника белән тәэмин итәбез, укытучыларны укытабыз”, – диде министр Айбулат Хажин.
Башкортстан Республикасы дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры Геннадий Разумикин билгеләп үткәнчә, чирек гасыр эчендә кешелек зур адым эшләде, җәмгыятьтә коммуникация дәрәҗәсе берничә тапкырга артты. «Яндекс» директоры Дмитрий Растворов интерактив дәрес үткәрде.
“Без күптән Башкортстан мәгариф системасы белән эшлибез. Республикада ике проект - «Яндекс-лицей» һәм «Яндекс-дәреслек» тормышка ашырыла. Регион бу белем бирү инициативаларында бик актив катнаша. Безнең төп бурыч - балаларны IT - өлкәнең кызыклы дөньясы белән таныштыру” - диде Дмитрий Растворов.
Мондый чаралар Владимир Путинның май указы белән расланган “Мәгариф” милли проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.
Автор : Фаткуллин Рәдиф
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: ГТРК Башкортостан
Читайте нас: