ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Милли проект
24 февраль 2020, 10:55

“Взлетай!” форумында нәрсә турында фикер алышырлар?

28 февральдә Уфада мәктәпләр өчен "Взлетай!" белем бирү форумы үтәчәк. Программада укыту процессының төрле аспектлары буенча фикер алышу мәйданчыклары булдырылачак, дип хәбәр итә БР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

Форум кысаларында бердәм үрнәктәге мәктәп формасын кертү, мәктәп укучыларын диспансерлаштыру, балалар стоматологиясен һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, мәктәпләрдә туклануны җайга салу, балаларның ялын оештыру һәм башка мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышачаклар.

Форумда 700дән артык кеше катнашыр дип көтелә: мәктәп директорлары, җирле үзидарә органнары җитәкчеләре, башкарма хакимият органнары вәкилләре, ата-аналар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре.
БРның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин әйтүенчә, бу проект безнең чыгарылыш сыйныф укучыларының үзара көндәшлеген арттырачак. "Взлетай!" проектында катнашучылар зур тәҗрибә туплаячак һәм ул, һичшиксез, аларга киләчәктә ярдәм итәчәк.

Форум Владимир Путинның май указларына ярашлы, «Мәгариф» милли проекты кысаларында оештырыла.
Автор : Каспранова Ләйсән
Читайте нас: