ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Милли проект
25 февраль 2020, 09:59

Юллар кыш көне дә ремонтлана

Быел кышның җылы килүе Уфа коммунальщикларына чокырларны ямау буенча коеп ясалган асфальт-бетон катнашмасы белән эшләргә мөмкинлек бирде. Технология 5тән +8 градуска кадәр температурада асфальт җәюне рөхсәт итә.

"Коеп ясалган асфальт катнашмасында битумның күп булуы явым-төшемнәргә һәм аеруча кар суларына чыдам булуы белән аерыла, - дип аңлатты Уфаның Калинин районы төзекләндерү идарәсенең төзелеш-ремонт участогы башлыгы Михаил Осинцев. - Катнашманы термосбункерда китерәләр, һәм ул кул көче белән катнашмага кушыла.

Участокны җәю алдыннан ныклы әзерлек эшләре башкарыла: җир яхшылап корытыла, җимерек өлеше киселә, алга таба асфальт-бетон кою катнашмасы җәелә».
Шулай ук быел аномаль җылы һава торышы аркасында юл ремонтлау программасы гадәти сроклардан бер айга иртәрәк башланырга мөмкин.

Барлык эшләр Русия президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы барлыкка килгән "Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар" милли проекты кысаларында башкарыла.
Автор : Каспранова Ләйсән
Читайте нас: