ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Милли проект
7 март 2020, 10:30

Агач эшләре остасы

Яңа Уртавыл авылыннан укытучы һөнәри осталыкның төбәк чемпионатында җиңгән

26-28 февральдә Уфа һәм Башкортстанның башка шәһәрләрендә 50 яшьтән өлкән белгечләр арасында "WorldSkills Russia" икенче төбәк чемпионаты үтте. Биредә тоташ республикадан ярты йөзгә якын конкурсант (тәрбияче, укытучы һәм преподаватель) катнашты. Алар ун номинациядә иң яхшысы исеме өчен көрәште, алар арасында – "Мәктәпкәчә мәгариф", "Мода технологияләре", "Хезмәтне саклау" һ.б. Яңавыл районыннан Яңа Уртавыл авылы мәктәбенең технология укытучысы Илдар Ибраһимов вәкил булып барды. Ул "Агач эшләре остасы" юнәлеше буенча чемпионат җиңүчесе булган.
Ярышлар БРның Мәгариф һәм фән, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыклары, шулай ук БР Профсоюзлары Федерациясе ярдәмендә "Мәгариф" милли проекты кысаларында оештырылган.
– Конкурсантларга карата таләпләр бик югары булды. Тәүдә мастер-класс күрсәттек, биредә, заманча белем бирү технологияләре кулланып, төзелгән технологик картага ярашлы дәреснең бер кисәген күрсәтергә кирәк булды. Арытаба гамәли өлеш башланды, ул тугыз сәгать дәвам итте. Бер сәгать эчендә табигый күләмдә булачак әйбернең сызымын ясарга кирәк иде, арытаба аны чынга ашыру өстендә эшләдек. Экспертларның детальләрнең һәр беркетелешен тикшерүен билгеләргә кирәк.
Илдар Рәвил улы педагогикада егерме елдан артык. Мәктәптә технология һәм тормыш тереклеге хәвефесезлеге нигезләре дәресләрен алып бара. Моннан тыш, ул төрле күргәзмә һәм конкурсларда катнаша. Алар исәбендә "Ел укытучысы-2008" район конкурсы, биредә ул өченче урын яулаган.
Яңа Уртавыл мәктәбе укучылары аның башлангычы астында "Аҗаган" республика конкурсы зона этабының бер тапкыр гына призеры булмаган. Технология буенча да уңышлары бар.
Ә якын киләчәктә Илдар Ибраһимов Төмән өлкәсендә "WorldSkills Russia"нең бөтенрусия этабында республика намусын яклаячак. Аңа уңышлар телик!
Читайте нас: