ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Милли проект
7 март 2020, 10:15

Күпкатлы йортлар исәбенә арткан

2019 елда Уфада 720 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган

2019 елда Уфада 720 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу исә 2018 елга караганда 10 процентка күбрәк булган. Төзелеш күпкатлы йортлар төзү исәбенә үскән. Соңгы ике ел эчендә аның күләме сизелерлек арткан.
Уфада төзелеш тармагы күләменең үсүе, иң тәү чиратта, төзүчеләрнең иске схема буенча төзүне (өлешләтә фатир сату буенча) тәмамларга тырышуы белән аңлатыла. 2019 елның 1 июленнән фатир сатып алучыларның акчаларын җәлеп итү исәбенә төзү махсус вәкаләтле банкларның эскроу-исәпләренең проект финанслау механизмы аша гына мөмкин.
Дүрт федераль проектлардан торган (“Торак”, “Ипотека” һ.б.лар) “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында уңайлы шәһәр мохитен булдыруда гражданнарның катнашу механизмын формалаштыру, шулай ук 30 процентка кадәр русиялеләрнең катнашу өлешен арттыруны күзаллый. 2024 елга кадәр исәпләнгән милли проекты гомум финаслау күләме 1 триллион сумнан артып китә.
Автор : Кадикова Резида
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Читайте нас: