ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Милли проект
7 март 2020, 10:00

Урамнар якты һәм тыныч булсын өчен

“Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” милли проектына ярашлы башкарылган файдалы эшләрнең дәвамы

Уфа шәһәренең 65 мең кеше яшәгән Инорс бистәсендә вандаллык һәм урам җинаяте белән көрәшү өчен 11 урамда һәм йорт территорияләрендә яктырту системалары урнаштырылган, полициянең өстәмә участок пункты оештырылган, 773 видеокүзәтү камерасы куелган. Бу чаралар Уфаның тыныч булмаган бистәләренең берсендә кыска вакыт эчендә уңай нәтиҗә биргән. Шундый ук эшләр 100 меңнән артык кеше яшәгән Сипайлово бистәсендә алып барылачак. Анда эш күләме зуррак булачак.
Уфа мэры Өлфәт Мостафин белдерүенчә, бүгенге көндә республика башкаласында гамәлдәге “Хәвефсез шәһәр” системасы буенча 933 видеокамера урнаштырылган. Реаль вакыт режимында алып барылган мәгълүмат закон сагы органнарына һәм шәһәр хезмәтенә тапшырылып бара.
Быел шәһәрнең бөтен парклары һәм ихаталарына видеокүзәтү урнаштыру күзаллана. Нәтиҗәдә ел ахырында “Хәвефсез шәһәр” системасына тоташтырылган видеокамераларның гомум саны 3 меңгә җитәчәк. Видеокамералар тәү чиратта урам вандаллыгыына каршы көрәшү өчен кирәк.
Болар “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” милли проектына ярашлы башкарылган файдалы эшләрнең дәвамы.
Автор : Кадикова Резида
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Читайте нас: