ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Милли проект
9 март 2020, 10:00

Балада яман шеш авыруын белеп буламы?

Яман шеш кебек замана афәте бүген һәркемгә янарга мөмкин. Хәтта сабыйларга да...

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы балаларда яман шеш авыруы булуын ачыкларга ярдәм итүче мәгълүмат тәкъдим итә. Әти-әниләр өчен махсус эшләнгән бу белешмәдә белгечләр кайсыбер онкологик чирләргә хас булган билгеләрне атап үтә.
Мәсәлән, баш мие яки арка мие яман шеше хакында:
*даими косу;
*почерк бозылу;
*атлап йөрешнең тотрыксызлыгы;
* даими баш авыртулар;
*күз кылыйлану;
*күзгә әйберләрнең ике булып күренүе сөйләргә мөмкин.
Лимфома булуга:
*тәндә тимгелләр булмаса да, тиренең кычытуы;
*тын кысылу белән ютәлләү;
*аркада янканда авыр тын алу;
*бизгәк тоту;
*лимфа төеннәре зураю;
*тән температурасының даими күтәрелүе;
*каты тирләү;
*сәбәпсез тән авырлыгы кимү ишарә итәргә мөмкин.
Түбәндәге билгеләр кан яман шешен искәртергә мөмкиннәр:
*лимфа төеннәре зураю;
*ялкынсынуларсыз гына тән температурасы күтәрелү;
*тын кысылу;
*хәлсезлек;
*бер сәбәпсез тәндә күгәргән урыннар барлыкка килү;
*йөзнең-тәннең агарып китүе;
*даими борын канау;
*теш казналары канау;
*тирләү.
Башкортстанда Русия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе буенча эшләнгән “Сәламәтлек” саклау” милли проекты кысаларында яман шеш авыруын искәртү максатында зур эшләр алып барыла. Онкология үзәкләре төзелә, булганнарына ремонт ясала. Алдагы 3 елда 13 онкологик амбулатор ярдәм үзәге төзү планлаштырыла. Шуларның дүртесен Уфада, калганнарын – республиканың башка шәһәрләрендә.
Фото: onko.gur
Автор : Гөлара Арсланова
Читайте нас: