ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Милли проект
9 март 2020, 11:15

Эшкуарларга ярдәм бар!

Башкортстанда эшкуарларга дәүләт ярдәме күрсәтү буенча шактый чаралар күрелә

Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проектын тормышка ашыру, шулай ук товарларны һәм хезмәтләрне экспортлау буенча республика проектлары кысаларында эшләнгән күпсанлы чаралар эшкуарлар арасында киң хуплау тапты. 2020 елда урындагы чимал һәм энергетик булмаган товарлар җитештерүчеләргә, товар экспортлауны тормышка ашыру белән бәйле, өлешләтә субсидия бирү республика программасы кабул ителде.
Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнеше узган елда 4,88 миллиард доллар булган. Кытай, Латвия, Белоруссия, Казахстан, Мальта, Финляндия һ.б. илләр белән сәүдә әйләнеше 3,23 миллиард доллар тәшкил иткән.
Фото: Башинформ.
Автор : Гөлара Арсланова
Читайте нас: