ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Милли проект
9 март 2020, 11:30

Роботка соравың бармы?

Уфа менеджерлары робот-финанс консультантын уйлап тапкан

Әлеге проект белән алар “Русия лидерлары” Бөтенрусия идарәчеләр конкурсында катнашырга ниятли.
Уйлап табучылар соцчелтәрләр һәм мессенджерлар өчен автоматлаштырылган чат-бот эшләгән, ул финанслар темасына караган сорауларга җавап бирә. Проектта банк хезмәткәрләре, финансистлар, программистлар һәм Дәүләт Думасы депутатлары катнашкан. Әлегә робот тест режимында гына эшли, ләкин быелдан ул ачык куллануда булачак.
Русия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе буенча эшләнгән “Санлы икътисад” милли проекты кысаларында тормышка ашырылучы программа нигезендә уйлап табылган финанс ярдәмчесенең эш принцибы түбәндәгедән гыйбарәт: кеше нинди дә булса мессенджер яки социаль челтәргә керә һәм роботка соравын бирә. Һәм робот, әгәр базада җавап бар икән, шул мизгелдә үк җавап бирә. Әгәр җавап табылмый икән, үзлегеннән өйрәнү өчен билгеле бер вакыт ала һәм аннан гына җавап бирә.
Фото: primamedia.gcdn.
Автор : Гөлара Арсланова
Читайте нас: