ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Милли проект
14 март 2020, 10:15

Уфа юллары заманчалана

Русия хөкүмәтенә карарына ярашлы, былтыр Салават Юлаев проспекты белән М-5 федераль трассасын тоташтыручы Көнчыгыш юл проектын тормышка ашыру өчен ил бюджетыннан 1,5 млрд. сум акча бүленгән иде

Русия хөкүмәтенә карарына ярашлы, былтыр Салават Юлаев проспекты белән М-5 федераль трассасын тоташтыручы Көнчыгыш юл проектын тормышка ашыру өчен ил бюджетыннан 1,5 млрд. сум акча бүленгән иде. БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай мәгълүматларына ярашлы, 2021 елда республика проекты өчен федераль бюджеттан — 2,2 млрд сум, ә 2022 елда 8 млрд. сум акча алуы күзалла.
1,2 километр туннель, Караидел елгасы аша эстакадалы күпер һәм М-5 трассасына кадәр юл 33,5 млрд сумга төшәчәк. Төзелеш 4 ел барырга тиеш.
Мәгълүматларга ярашлы, транспорт коридорын булдыру өчен федераль бюжеттан 19,99 млрд сум бүленүе көтелә. 4,5млрд сумы — республика, 9,1 млрд сумы башка бюджетлардан керәчәк.
Исәпләүләргә ярашлы, Көнчыгыш юлы куллануга тапшырылгач, юл түләүле булганда да, аннан тәүлегенә 20 меңгә кадәр автомобиль үтәчәк. 2037 елга тәүлек эчендәге хәрәкәт 35 мең машинага җитәчәк дип күзаллана.
Мәгълүм булуынча, ил президенты Владимир Путинның “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проектына ярашлы, Башкортстан Республикасында юл эшчәнлеге программасы тормышка уңышлы ашырыла.
Автор : Кадикова Резида
Читайте нас: