Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан белдерүләренчә, соңгы вакытта илдә кайбер азык-төлеккә бәяләр күтәрелсә дә, авыл хуҗалыгы товарларына бу кагылмаячак. Үзебездә җитештерелмәгән яшәлчә, җиләк-җимешкә генә бәя үзгәрергә мөмкин. - Базарларда чит илләрдән кергән яшелчә-җимешнең күләме бик аз. Бүген исә авыл хуҗалыгы чәчүгә төшәргә дә әзер. Атап әйткәндә, язгы чәчү кампаниясе өчен чит илләрдән китереләсе әйберләр сатып алынган инде. Димәк, борчылырга урын юк, - диләр министрлыкта. Русия Президенты Владимир Путинның гомумдәүләт проектлары кысаларында авыл хуҗалыгын үстерү буенча җитди программа төзелгән иде. Анда, шулай ук, илдә җитештерелгән товарларга бәяне контрольдә тоту да каралган.