ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Милли проект
15 март 2020, 10:00

Монголия белән хезмәттәшлек көйләнә

Башкортстан компанияләре җитәкчеләре Улан-Баторда Русиянең Монголиядәге сәүдә вәкиле Максим Васильев белән очрашты.

Башкортстан компанияләре җитәкчеләре Улан-Баторда Русиянең Монголиядәге сәүдә вәкиле Максим Васильев белән очрашты. Республика делегациясе очрашу вакытында бездә җитештерелгән товарлар турында сөйләделәр һәм монгол партнерлар белән хезмәттәшлек итәргә әзер булуларын белдерделәр.
Максим Васильев Башкортстанда җитештерелгән товарлар Монголия базарына чыгару өчен яхшы перспективаларга ия дип белдерде, компанияләрнең эшлекле активлыкларын хупларга әзер булуын белдереп. “Русия товарлары биредә бәяләнә, шуңа күрә мөнәсәбәтләрне үстерү мөмкинлекләре бар”,—диде ул.
Башкортстан компания җитәкчеләре Улан-Баторда булачак партнерлар белән дә очраштылар. Җәмгысе 25 сөйләшү барды. Башкортстан агросәнәгать продукциясе һәм балалар аяк киеме аерым кызыксыну уятты. Урындагы аяк киеме фабрикалары, сәүдә челтәрләре һәм төзелеш оешмалары хезмәттәшлек итү теләген белдерде.
Әлеге сәфәрне РФ президентының “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проектын тормышка ашыру кысаларында Башкортстанның экспортка ярдәм итү үзәге оештырды.
Автор : Кадикова Резида
Чыганак:
https://omet-rb.rbsmi.ru/
Читайте нас: