ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Милли проект
22 март 2020, 10:15

Туберкулез да баш калкыта

Башкортстанда икенче ел рәттән туберкулез белән чирләү очракларының артуы күзәтелә.

2019 елда актив туберкулез белән чирләү дәрәҗәсе 100 мең халыкка 43,8 очрак теркәлгән булган. Бу, 2018 ел белән чагыштырганда, 10 процентка югарырак (39,8 очрак). 2017 елда күрсәткечләр югарырак күзәтелгән булган – 100 мең кешегә 40,9 очрак.
Башкортстанда чирләү буенча уртача күрсәткечләр, Русия һәм Идел буе федераль округы буенча белән чагыштырганда, югарырак булуы күзәтелә.
Актив туберкулез белән иң күп чирләү очраклары 69 шәһәр һәм районның 23ендә теркәлгән. Алар арасында лидерлар – Белорет (96,3), Иглин (90,7), Салават (84,9) районнары. Ә менә балалар арасында туберкулез белән чирләү очраклары кими төшкән.
Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында республикада туберкулез авыруын булдырмау өчен нәтиҗәле зур эшләр алып барыла.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: БИ.
Автор : Гөлара Арсланова
Читайте нас: