ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Милли проект
3 апрель 2020, 10:30

Волонтерлар тулы әзерлектә

Пандемия вакытында #МыВместе бер-береңә ярдәм итү акциясе ил буенча колач ала бара.

Соңгы берничә ел эчендә Башкортстанда волонтерлар хәрәкәте үзенең позициясен ныгытты, республикада авыр вакытта башкаларга ярдәм кулы сузарга теләүче якташларыбыз саны артканнан-арта бара.
Шулай итеп, Башкорт медицина университеты базасында коронавирусны профилактикалау буенча волонтер-медиклар штабы оештырылган. Бу Владимир Путинның май указы белән ныгытылган “Демография” милли проектын тормышка ашыруда менә дигән яхшы чара.
Волонтерлар хәрәкәте һәм ярдәм итү юллары турында БДМУның дәвалау факультетының 5 курс студенткасы, “Волонтеры-медики” хәрәкәтенең координаторы Ләйсән Хаҗырова болай ди: “Безнең бу хәрәкәт 2016 елда оештырылды. Аның активистлары – Мәскәүнең “Склиф” студентлары. Бүгенге көндә Русиянең барлык почмакларында да диярлек хәрәкәтнең төбәк штаблары бар. Без дә читтә калмадык. Безнең штаб БДМУ базасында оешты”.
Фото: mgazeta.com
Чыганак: mgazeta.com
Автор : Таҗиева Руфина
Читайте нас: