Барлык яңалыклар
Милли проект
5 апрель 2020, 15:05

Башкортстан "Ел экспортерын"нда сынатмады!

Башкортстанда "Ел экспортеры" конкурсы үтте. Финалда республика предприятиеләре сынатмады һәм мәртәбәле урыннар алды. Конкурс Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган "Халыкара кооперация һәм экспорт" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.

Быел "Ел экспортеры"нда Башкортстаннан 28 компания катнашты. Жюри тарафыннан 11 номинациядә 11 җиңүче игълан ителде. Арада: "Сәнәгать өлкәсендә ел экспортеры", "Агросәнәгать комплексыда ел экспортеры", "Хезмәтләндерү өлкәсендә ел экспортеры" номинацияләре бар иде.

– Катнашучыларны бәяләүдә продукцияне экспортлауның еллык күләме, экспорт географиясе, экспорт продукциясе номенклатурасы исәпкә алына, – дип хәбәр ителә Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте веб-сайтында.


Фото: mgazeta.com сайтыннан.
Автор: Денис Таваев
Читайте нас в