Быел аграр югары уку йорты 75 белгечлек һәм бакалавриат юнәлешләренә кабул итәчәк, шуларның 43е буенча читтән торып уку төре каралган.
Укырга керү өчен документларны өйдән чыкмыйча
онлайн режимда тапшырырга мөмкин. Моның өчен "Гариза бирергә телисезме? Теркәлегез!" дигән төймәгә басып, алга таба кирәкле кырларны тутырып, шәхси кабинет булдырырга кирәк.