#Безбергә акциясе вирус таралуны туктатуда булышлык иткән барлык ил халкын берләштерә. Башкортстанда әлеге вакытта моңа әзерлек эшләре бара. Университет волонтерлары халыкка ярдәм итү өчен төбәк "кайнар линия"се булдырачак. Ул карантинда, үзизоляциядә булганнарны, өлкәннәрне дарулар, төрле кирәк-яраклар белән тәэмин итүдә ярдәм итәчәк. Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән гомумдәүләт проектларының һәркайсы яшәү уңайлыклары тудыру, халыкның яшәү сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән. "Демография" юнәлеше, мәсәлән, сабыйлар туу белән беррәттән, өлкәннәрнең сәламәтлеген ныгыту, аларның гомерен озайтуны да үз эченә ала. БДМУ студентларының бу башлангычы да өлкәннәр өчен әлеге катлаулы чорда зур ярдәм булачак. Фото: rg.ru