Барлык яңалыклар
Милли проект
18 апрель 2020, 18:05

Балаларны алдарга уйлаганнар

Яңа мәктәп ачылу шатлыгы озакка бармаган.

2019 елның сентябрендә Бакалы район үзәгендә 825 урынлык яңа мәктәп ишекләрен ачып җибәрә. Яңа белем учагына килүчеләрнең сөенеченең чиге булмый. Тик куанычлар озакка бармый. Чөнки...
БР прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2016 елда Башкортстанның Капиталь төзелеш идарәсе һәм подряд оешма Бакалыда 825 урынлык яңа мәктәп төзүгә килешү кора.
Бина әзер булуга, заказ бирүче як аны кабул итә һәм хезмәт хакын тулысынча түли. Мәктәп 2019 елның сентябрь аеннан эшли башлый. Тик кулланылыш чорына кергәч, анда җитешсезлекләр ачыклана: көз җитүгә берничә сыйныф түбәсеннән су үтә башлый. Су фундамент һәм диварлар аша идән астына, техник корылмалар системасына үтә. Бу хәл түбәдә су агып китү җайланмалары һәм бина кырыннан фундаментны саклап торырга тиеш корылмалар ясалмау сәбәпле килеп чыга.
Шулай ук аш бүлмәсенә корылмалар урнаштырылмаган була. Аның бер өлеше эшкә яраксыз икәнлеге ачыклана. Мәктәп яны мәйданы да матурлап эшләп бетерелмәгән.
Район прокуроры Капиталь төзелеш идарәсеннән ачыкланган җитешсезлекләрне бетерүне таләп итә. Прокурор тикшерүеннән соң, җитешсезлекләр бетерелә, бер җаваплы кеше тәртип төзәтү җаваплылыгына тарттырыла.
“Мәгариф” милли проекты В.Путинның май указларына ярашлы үтәлештә.
Автор : Тухватуллина Алсу
Фото: vestivrn.ru

Читайте нас в