ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Милли проект
18 апрель 2020, 10:05

Уңайлы мохит бәйгесендә җиңүчеләр билгеләнде

Башкортстанның җиде шәһәре һәм бер авылы федераль конкурста җиңү яулады.

Ил күләмендәге бәйгедә җиңү шәһәрләр һәм авылның тышкы кыяфәтен үзгәртәчәк һәм яшәүчеләр өчен тагын да уңайлырак булачак. Бу турыда Республика йортында онлайн рәвештә, Радий Хабиров үткәргән “Иҗтимагый мохит һәм торак- коммуналь хезмәтләр сәгате” ндә хәбәр ителде.
Бөре, Бәләбәй, Ишимбай, Мәләвез, Янаул, Дүртөйле, Агыйдел һәм Краснокамск районының Николо-Берозовка авылы уңайлы шәһәр мөхитен булдыру буенча Бөтенрусия конкурсында җиңүчеләр дип игълан ителде. Өч шәһәрдә әлеге проектларны тормышка ашыра башладылар да инде. Бу федераль конкурста катнашу өчен гариза Белорецк шәһәре тарафыннан да әзерләнә.
Бу программалар ил җитәкчесе Владимир Путин билгеләгән “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында башкарыла.

Автор : Фаткуллин Рәдиф
Чыганак: ГТРК Башкортостан
Фото: ГТРК Башкортостан

Читайте нас: