Барлык яңалыклар
Милли проект
24 апрель 2020, 10:00

Яңавыл районында "Яшел Башкортстан" акциясе үтә

Өйдә дә катнашыраг мөмкин

Иртәгә, 25 апрельдә, 9 сәгатьтә "Экология" милли проекты кысаларында республикада "Яшел Башкортстан" акциясе башлана. Кызганычка каршы, чара үткән еллардагы кебек үк күләмле булмаячак. Югары әзерлек режимы белән бәйле, акциягә торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре һәм Башкортстан башлыгының тиңдәшле Указына ярашлы эшләүче кайбер хезмәт коллективлары кушылачак. Чарада катнашырга теләүче калган яңавылыллар моны үзләренең шәхси участогында эшли ала.
Акциянең катнашучысы булу гади: йорт янында агач яки куак утыртырга, фотога төшереп, #ЗеленаяБашкирияДома хэштегы белән социаль челтәрләрдә урнаштырырга. Гаиләнең иң кече әгъзалары агач, бакча сүрәтен төшерә яки кул эше ясый ала.
Фотоларыгызны безгә электрон почтага яки "ВК" рәсми төркеменә хәбәр белән җибәрә аласыз, һәм аларны зур сөенеч белән тасмада урнаштырырбыз.
Фото социаль челтәрләрдән.
Читайте нас в