ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+13 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Милли проект
8 март 2021, 17:15

Яшьләр өчен мәйданчык кайчан булыр?

2022 елда Уфа районының Нижегородка авылында яшьләр өчен мәйданчык барлыкка киләчәк.

Проект «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы кысаларында планлаштырыла. Бу хакта Башкортстан Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәдәният йорты бинасы каршындагы ачык мәйданчыктан тыш, биредә уен зонасы оештырылачак, ягъни өстәл уеннары, урам шахматы, лабиринт, дартс, эскәмияләр, таганнар, арт-объектлар белән җиһазландырылган күңел ачу мәйданчыгы булачак.
Мәдәният йорты каршындагы территориягә каты өслек (асфальт яки плитә) җәелер, эскәмияләр, урналар куелыр, клумбалар, газон, булдырылыр, агачларга архитектур яктырткычлар эленер, дип көтелә. Проектта эскәмия, беседка, парк таганнары һәм периметр буенча койма кебек корылмалар каралган.
Шунда ук күчерелмә җайланмалы балалар автошәһәрчеге барлыкка киләчәк, аны кирәкле вакытта урнаштырырга я җыярга мөмкин булачак.
***
Исегезгә төшерәбез, "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проектының "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" федераль проекты кысаларында агымдагы елның 26 апреленнән 30 маена кадәр 2022 елда төзекләндерү өчен иҗтимагый территорияләрне сайлап алу буенча рейтинглы тавыш бирү узачак. Ул za.gorodsreda.ru порталында оештырыла.
Чыганак: "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы.
Читайте нас: