ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+13 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Милли проект
14 март 2021, 14:00

Яшь баскетболчылар өчен мастер-класс үтте.

#нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин

Югары Тәтешле авылында яшь баскетболчылар өчен мастер-класс үтте.
“Уфимец” баскетбол клубының элекке уенчысы Владимир Миңлеәхмәтовны Тәтешле районы спортчылары көтеп алды. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренеры Илгиз Шакировның укучысы үзенең кече ватынында мастер-класс үткәрде.
Бу көнне яшь баскетболчылар, спортның бу төре белән шөгыльләнәсең килсә, тиз йөгерергә, игътибарлы һәм сыгылмалы, хәрәкәтчән һәм нык чыдам булыр булырга кирәклеге турында белде.
“Минем өчен баскетбол – ул команда, дуслар, тренерым, уеннар һәм безнең җиңүләр, – дип сөйләде Владимир Миңлеәхмәтов. – Спорт кешене яхшырак булырга өйрәтә”.
Бу уенда җиңүләргә ирешү өчен командада уйный белергә кирәк, дип аңлатты ул. Спортка керткән өлеше, яшьләр арасында сәламәт тормышны пропагандалаган һәм фәһемле дәресләре өчен Тәтешле районы хакимияте баскетболчыга рәхмәтен җиткерде.
Әйткәндәй, бу мастер-класс ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Демография” милли проектының “Спорт – тормыш нормасы” төбәк проекты кысаларында оештырылды.

Автор : Язгөл Сафина

Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/

Читайте нас: