ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+13 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Милли проект
23 март 2021, 09:30

"Сәламәт буын – көчле төбәк"

Шүдик авылы һәм Яңавылның 4 санлы мәктәпләренә яңа спорт җиһазлары кайткан

Бу көннәрдә Шүдик авылы һәм Яңавылның 4 санлы мәктәбенә яңа спорт җиһазлары – мат, туп, сикергечләр һ.б. кайтарылган. Бу "Демография" милли проекты һәм, аерым алганда, аның кысаларында тормышка ашырылучы "Сәламәт буын – көчле төбәк" төбәк проекты кысаларында мөмкингә әверелгән. Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы тарафыннан, Мәгариф һәм сәламәтлек саклау министрлыклары катнашлыгында тормышка ашырылучы проект республика Башлыгы йөкләмәсе буенча 2015 елда ук башланды.
4 санлы мәктәп директоры Зинфир Галинуров сөйләвенчә, проектта алар инде дүртенче ел катнаша, ниһаять, аларга уңыш елмайган.
Шүдик мәктәбе директоры Владислав Мөхәммәтшин җиһазларның ГТО тапшыру нормаларына җавап бирүен хәбәр итте.
Әйткәндәй, уку йортлары җитәкчеләре кирәк-яракларны кайтаруда күрсәтелгән ярдәм өчен "Яңавыл электр челтәрләре" АҖенә рәхмәт белдерә.
Вставка
"Сәламәт буын – көчле төбәк" проектының максаты – социаль әһәмиятле патриотик кыйммәтләр белән сәламәт буын тәрбияләү, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, яшь буында спорт мәдәниятен яклау һәм үстерү, спортта иртә махсуслашу һәм югары нәтиҗәләргә ирешү, балалар һәм яшьләр арасында физик культура һәм күләмле спорт үстерү.
Проектны тормышка ашыру 2027 елга кадәр исәпләнгән, ул балаларның физик сәламәтлеген яхшыртуга ирешү, авыручанлыкны киметү өчен чакырылган.
Читайте нас: