ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Милли проект
24 март 2021, 11:00

Кулда паяльник белән

Радиоэлектроника буенча муниципаль конкурс үтте#нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин

20 мартта яшь техниклар станциясе нигезендә радиоэлектроника буенча Фән һәм технологияләр елына багышланган муниципаль конкурс узды.
Конкурста дүрт команда катнашты – Р. Гәрәев исемендәге мәктәп, 4 санлы мәктәп, лицей һәм яшь техниклар станциясе. Бу гади электрон модельләрне җыю буенча гамәли тәҗрибәсе булган һәм электр схемаларны укый белүче 8-9нчы сыйныфлар укучылары.
Ярышлар теория зачеты һәм радиоэлектрон җайланма монтажлаудан торды. Эшне башкарганнан соң катнашучылар принципиаль схемага ярашлы җыелган җайланманың схемасын күрсәтте.
Теориядә Бәшир Вәлиев (СЮТ) иң көчлесе дип танылды. Икенче урында Азалия Фәйзуллина (лицей), СЮТ педагоглары сүзләре буенча, ул берничә елда бердәнбер кыз-катнашучы. Данил Гарипов (СЮТ) өченче урын яулады. Команда биремнәрен башкортларның район корылтаеның башкарма комитеты рәисе Рафаил Яхин, өстәмә белем бирү учреждение педагоглары Анатолий Никитин һәм Фәргать Хәбибуллин бәяләде.
Беренче урынны яшь техниклар станциясе командасы яулады, Р. Гәрәев исемендәге һәм 4 санлы мәктәпләр тиңдәшлечә – икенче һәм өченче.
Конкурста барлык катнашучыарга мәгариф бүлеге дипломнары һәм башкортлар корылтаеның башкарма комитеты грамоталары, шулай ук призлар тапшырылды.
Читайте нас: